ил

ил
I. 1. Хөкүмәте булган дәүләт, мәмләкәт. Як җир чит илләрдән кайту 2. Туган җир, ватан. Туган як 3. диал. Авыл 4. Халык, коллектив ил сүзеннән чыкма 5. күч. сир. Дуслык, татулык илме, яумы?. II. ИЛ – Умарта кортларының аерым семьясы; Күч. ИЛ АЕРУ (ОЧЫРУ) – Корт анасы белән эшче кортларның бер өлеше аерылып яңа күч төзү. ИЛ БУЛЫП – Бик күп булып, төркем-төркем булып аккошлар очар ил булып. ИЛ БУЫП – Илереп, үкереп елау тур. ИЛ ГИЗҮ – Сәяхәт итү, чит җирләрдә йөрү. ИЛГӘ ЧЫГУ – 1. Ил буенча сәяхәт итү 2. Халык арасына чыгу. ИЛ ТОТУ – Яңа илне (күчне) читкә җибәрмичә, тубалга җыеп урнаштыру

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем написать реферат
Синонимы:


Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»